Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Россия лидерлары» конкурсы финалисты компаниясе Иннополис резиденты булды

«Иннополис» махсус икътисадый зонасы резиденты – «Россия лидерлары» конкурсы финалисты Виктор Никитин җитәкләгән компания. Бу хакта Татарстан Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты сайтында хәбәр ителә.

 

«Бипиум» җәмгыяте, 2019 елгы Татарстан Республикасы Президентының кадрлар резервы катнашучысы һәм "Россия лидерлары" финалисты Виктор Никитин җитәкчелегендәге Иннополис резиденты булды», – диелә хәбәрдә.

Компания программистлар катнашыннан башка биг-дата һәм нейрон челтәрләренең алымнары хисабына корпоратив кушымталар эшли.

«Бипиум» – «Иннополис» МИЗның 10 яңа резидентының һәм партнерларының берсе, алар 550 эш урыны булдырачак. Узган дүшәмбе, 24 августта, игълан ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме 30,8 млрд. булган әлеге компанияләрнең проектлары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган Совет утырышында расланды.

 

ЧЫГАНАК

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев