Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә блогерларга салым кертергә тәкъдим иттеләр

РИА Новости хәбәр итүенчә, Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы чит ил компанияләрен YouTube кебек платформаларда рекламадан кергән табышлардан Россия блогерлары өчен салым түләүне йөкләргә тәкъдим итә.

Бу хакта «Ведомости» хәбәр иткән.

Әлеге хәл чит ил юридик , шул исәптән Facebook, Instagram, TikTok, Twitter һәм башка платформаларга кагылыр дип көтелә.

Ведомствода мондый чара бюджетка керемнәрнең артуына китерәчәк дип саныйлар. Басма мәгълүматларына караганда, федераль закон проектын ел уртасына әзерләргә планлаштыралар. Башкаручылар булып Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, Икътисади үсеш министрлыгы һәм Федераль салым хезмәте билгеләнгән.

BloggerBase тикшеренү компаниясе мәгълүматларына караганда, 2020 елда Россия видеоблогерлары 18 миллиард сумга якын акча эшләгән.
 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев