Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә эшләмәүче пенсионерларның пенсияләренә индексация ясалды

Россиядәге 4,4 млн эшләмәүче пенсионерның пенсиясенә индексация ясалды. Россия Пенсия фонды аларның пенсиясен яңадан исәпләгән. Нәтиҗәдә, айлык өстәмә түләү уртача 523 сумга арткан. Бу хакта Пенсия фондына сылтама белән “Российская газета” яза.

Яңадан исәпләү социаль ярдәм һәм яшәү минимумы законына кертелгән үзгәрешләр нигезендә башкарылган. Моңа кадәр пенсияләре яшәү минимуныннан ким булган пенсионерлар, пенсияне минимум белән тигезләүче өстәмә сумма гына ала иде.

Әмма ел башында пенсияләр индексацияләнгән вакытта, аларның күләме арта, ә өстәмә түләү кими иде. Нәтиҗәдә пенсионерларга баштагы кебек үк сумма килә иде.

Яңа кагыйдәләр буенча, пенсия, социаль түләүләр һәм башка төр ярдәмне үз эченә алган керем социаль түләүләр белән бергә башта яшәү минимумына җиткерелә. Һәм соңыннан индексация узган суммага арта. Май аенда күпчелек пенсионерлар пенсия белән бергә, арттырылган түләүләр дә алды.

Шулай ук майдагы түләүләргә гыйнвардан апрельгә ясалган исәпләүләрдән өстәмә түләү дә кергән. Россия Пенсия фондында әйтүләренчә, өстәмә түләүләрне алмаган кешеләргә ул 1 июльгә кадәр киләчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/27/188831/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев