Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә фастфуд рекламасын чикләргә мөмкиннәр

нтернет, гаммәви мәгълүмат чаралары, радио һәм телевидениедә рекламаның күп булуы күп кенә кешеләр өчен тиз туклану рестораннарына сәяхәтне «тормыш стиле»нә әверелдерә.

RT телеканалы хәбәр иткәнчә, Социаль тикшеренүләр һәм гражданлык инициативаларын үстерү институты директоры Максим Петунин Сәламәтлек саклау министрлыгына шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән.

Аның фикеренчә, тиз туклану рестораннары рекламасының күп булуы күп кенә кешеләр өчен аларга сәяхәтне «тормыш стиле»нә әверелдерә. Үзләренең колачын киңәйтү өчен фастфуд җитештерүчеләр барлык реклама алымнарын да куллана.

Шул ук вакытта, экспертлар даими рәвештә фастфудның зыяны, шулай ук аны куллануның тискәре нәтиҗәләргә китерү ихтималы хакында кисәтә. Кайбер илләрдә хәтта шундый рестораннарга йөрүчеләр санын киметү өчен тиешле чаралар күргәннәр.

Петунин искәрткәнчә, интернет, гаммәви мәгълүмат чаралары, шулай ук урамнардагы баннерларда мондый рестораннарның рекламасын тыярга кирәк. Телевидение һәм радиода әлеге чикләүне 8.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр кертү зарур.

 

 https://tatar-inform.tatar

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев