Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә инвалидлык алу кагыйдәләрен гадиләштерәләр

Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев якын арада Россиядә инвалидлык алу кагыйдәләрен гадиләштерү турындагы карарны имзалаячагын әйткән. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.

 

"Якын арада кешене инвалид дип тану кагыйдәләрен үзгәртә торган карарны имзалыйм. Срокларны кыскартабыз һәм рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерәбез. Бу бик мөһим карар. Без этаплап электрон документ алмашуга күчәбез", - дигән Медведев.

Бу инвалидлык рәсмиләштергәндә төрле инстанцияләргә йөрүне киметү, өстәмә кәгазьләр җыюны бетерү өчен эшләнә. Барысын да дәүләт хезмәтләре порталы аша эшләп булачак, дигән Медведев.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/07/185873/

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев