Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә яшәү минимумы арткан

РФ Хөкүмәте 2014 елның икенче кварталында бер кешелек яшәү минимумын раслаган. Хәзер ул 8192 сумны тәшкил итә. Бу узган кварталга караганда, 6,6 процентка күбрәк. Әлеге карар РФ Хөкүмәте сайтында урнаштырылган. 2014 елның беренче кварталында яшәү минимумы 7688 сумны тәшкил иткән. "Россия Федерациясе буенча яшәү минимумы күләмен 2014 елның икенче кваралына...

РФ Хөкүмәте 2014 елның икенче кварталында бер кешелек яшәү минимумын раслаган. Хәзер ул 8192 сумны тәшкил итә. Бу узган кварталга караганда, 6,6 процентка күбрәк. Әлеге карар РФ Хөкүмәте сайтында урнаштырылган.
2014 елның беренче кварталында яшәү минимумы 7688 сумны тәшкил иткән.
"Россия Федерациясе буенча яшәү минимумы күләмен 2014 елның икенче кваралына бер кешегә - 8192 сум, эшкә яраклы кешегә - 8834 сум, пенсия яшедәгеләргә - 6717 сум, балаларга - 7920 сум, дип билгеләргә", диелә документта.
Яшәү минимумы арту азык-төлек продуктларына бәя күтәрелү белән бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прожиточный минимум