Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә яшәүче һәр икенче кеше үз тормышыннан канәгать

Үз тормышларыннан канәгать булучыларның күпчелеге яшьләр һәм 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр

Россиядә яшәүче һәр икенче кеше (49 процент) үзенең тормыш рәвешеннән канәгать. Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәләренә сылтама белән “Интерфакс” хәбәр итә.

Социологик тикшеренү нәтиҗәләре буенча, җавап бирүчеләр арасындагы 18-24 яшьлекләр (бу категориядә җавап бирүчеләрнең 58 проценты) канәгатьлек белдергән. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча, моңа охшаш җаваплар 60 яшьтән өлкәнрәк төркемендә дә күзәтелгән.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, 22 процент катнашучы үз тормышыннан канәгать түгел. Тагын 28 процент җавап бирүче үзләренең тормыш хәленнән өлешчә канәгать һәм өлешчә канәгать түгел.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча, россиялеләрнең яртысы диярлек (42 процент) бер елдан үзләренең һәм гаиләләренең тормышлары үзгәрмәячәк, ә 26 процент кеше алга таба яхшырак булачак дип саный. 23 процент җавап бирүче тормыш начарланачак дигән.

Россия күләмендәге сораштыру 25 майда узган. Анда 18 яшьтән өлкәнрәк 1600 кеше катнашкан.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/27/188844/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев