Россиядәге иң зур "үгез" Яшел Үзәндә яши
Яшел Үзәндә 5 метр биеклектәге үгез фигурасын кардан ясаганнар.
Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев инициативасы белән, якынлашып килүче 2021 ел символы шәһәрдә барлыкка килде.
Үгез сурәтләнгән кар сынын Яшел Үзәндә 2021 ел алдыннан ясаганнар. Аны әзерләү өчен 48 йөк машинасы кар кирәк булган, дип хәбәр иттеләр Яшел Үзән районы матбугат хезмәтендә.
"Скульптура биеклеге – 4,5 метр, озынлыгы – 9 метр, киңлеге-3 метр. Бүгенге көндә бу республикада, бәлки, илдә дә иң зур үгез фигурасы",-дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә. 2021 ел символын үз куллары белән биш көн дәвамында Кукмарадан энтузиастлар-Марсель һәм Руслан ясаган.
Чыганак: Татар Информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев