Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиялеләр махсус кушымтада товарларның куркынычсызлыгын тикшерә алачак

Россиядә махсус платформа эшли башлады. Анда сатып алучылар товарның куркынычсызлык стандартларына туры киләме-юкмы икәнлеген белә алачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Росаккредитациягә сылтама белән хәбәр итә.

 

Әлеге сайт ярдәмендә кешеләр, әйтик, ниндидер товар юнәтергә теләсәләр, «Тәңгәллек сертификаты» һәм «Ярашлылык турында декларация» реестрлары белән таныша ала. Сатып алучылар өчен продукцияне сертификатлаштыру һәм декларацияләү тәртибе турында мәгълүматлар, шулай ук сертификат яки декларацияне тикшерүдә җентекле инструкция ачык булачак.

«Көн саен илдә продукциянең куркынычсызлыгын тикшерү буенча меңләгән сынау үткәрелә, алар турында мәгълүмат сертификатлар һәм декларацияләр реестрына кертелә. Проектның төп бурычларыннан берсе – гражданнарга реестрлардан мәгълүмат алу юлларын аңлату һәм әлеге мәгълүматны ничек итеп дөрес файдалану турында сөйләү», - дип белдерделәр Росаккредитациядә.

Товар турында мәгълүматлар туплау өчен, сатып алучының сатучыдан сертификат яки декларация соратып алу, шуннан соң документлар турындагы мәгълүматларны Росаккредитация сайтында тикшерү мөмкинлеге булачак. Моның өчен документларда махсус QR-код булырга тиеш. Әгәр ул юк икән, ведомствода Росаккредитация реестрларындагы эзләү юлына документның номерын яки аның бер өлешен кертергә тәкъдим иттеләр.  

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/13-10-2020/rossiyalel-r-mahsus-kushymtada-tovarlarny-kurkynychsyzlygyn-tiksher-alachak-5778344

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев