Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рәшит Сабиров: «Шамкайларны шулай күмгәч, безнең кебекләргә рәт юк та юк инде»

Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай 22 августта арабыздан китте.

 

«Шамкайларны адәм мәсхәрәсе итеп күмәргә ярыймы?»

Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров Рәшит Шамкайны соңгы юлга озату мәрасиме тиешле дәрәҗәдә оештырылмады дип саный:

— Рәшит Шамкай — татар халкының зур артисты. Ул сәхнәгә чыгуга ук халык ямьләнеп китә, елмая иде. Кая гына барса да, татар халкы аны кул чабып каршы алды. Ул популяр кеше иде. Рәшит Шамкай булганга күрә, «Биш татар» проектының уңышы зур булды.

Рәшит абыйны 23 августта гына күмәләр дигәч, авылыма кайтып киткән идем. Бара алмыйча калдым… Минем кебек белмичә калучылар бихисап икән.

Үземчә уйлыйм: шундый зур артистны Камал театры зурлап җирләгәндер, хушлашуны Камал театрында үткәргәннәрдер, халык аның янына килеп саубуллашкандыр, дидем. Баксаң, аның гәүдәсен Камал театрының ишек бусагасыннан да кертмәгәннәр, хәтта театр кырыена — урамга да куймаганнар икән.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында ул 33 ел күренекле артист булып эшләде.

Заманалар бик нык үзгәрде, кеше кадере бетте. Рәшит Шамкай белән хушлашуны Камал театрында үткәреп, хушлашу турында халыкка алдан тв-радиодан хәбәр итеп, зурлап, матур итеп күмәргә дә була иде бит. Әмма, кызганыч, моны эшләмәгәннәр. Нәрсә, анда урындык кызганганнармы?

Кеше кадере бетү Илһам Шакиров заманыннан ук башланды. Ул исән вакытта ук Илһам абыйның кадерен белмәделәр. Бүген өч тиенлек җырчыларны көне-төне твдан әйләндерәләр, ә Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова — юк.

Барысы да җитәкчеләрдән тора. Камал театры директоры, мәдәният министры бар. Алар зур артистларга төкергәннәр. Миңа милләт алдында шулкадәр оят. Шамкай булып Шамкайларны адәм мәсхәрәсе итеп күмәргә ярыймы? Ул бит милләтнең яраткан артисты иде, ул гомерен татар театры, татар сәхнәсенә багышлады. Камал театрын мәдәниятнең учагына саныйбыз без. Үзен милләткә багышлаган кешене бу дәрәҗәдә мыскыллап озатырга мөмкин идеме?

Шамкайларны шулай күмгәч, безнең кебекләргә рәт юк та юк инде хәзер. Без киткәндә бернинди кадер-хөрмәт тә булмас…

«Күмәргә килергә өлгермәдек»

Чынлап та, нишләп Рәшит Шамкай белән хушлашу мәрасиме театрда үткәрелмәгән? Мәдәният министрлыгыннан, театр җитәкчелегеннән нигә берәү дә озатырга килмәгән?

Моның сәбәбен Камал театрының маркетинг һәм PR буенча директор урынбасары Илшат Латыйповта Интертатка әйткән:

-  Без Рәшит абыйның туганнары белән элемтәгә кердек һәм аларга хушлашу мәрасимен дүшәмбе көнне Камал театрында үткәрергә тәкъдим иттек. Әмма туганнары Рәшит абый белән хушлашуны якшәмбе көнне өйләре янында үткәрергә карар кылды, — диде ул.

- Ни өчен соңгы юлга озатканда театр җитәкчелегеннән берәү дә килмәде?

- Тиз арада булды, өлгермәделәр.

 

Язманың тулы варианты: https://intertat.tatar

 http://tulachi.ru/news/glavnyie-novosti/rshit-sabirov-shamkaylarny-shulay-kmgch-bezne-kebeklrg-rt-yuk-ta-yuk-inde

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев