Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Миңнеханов 2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте

Киләсе ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте.

 

«Без милли телләр һәм мәдәниятләр үсеше өчен шартлар тудырырга тиеш. Рус, чуваш, удмурт, мордва, марилар һәм башкалар. Бу мәсьәләгә зур игътибар биреп, киләсе елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итәргә тәкъдим итәм», — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Бөтендөнья татар конгрессының бурычы — Милләт җыенында кабул ителгән стратегияне тормышка ашыру.

«Телебез — рухи яктан берләштерүче зур көч. Татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссиягә дә зур өметләр баглыйбыз. Бу эштә барлык хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар катнашырга тиеш. Туган тел — үз халкың белән нечкә элемтә. Без аны саклап калу өчен барысын эшләячәкбез. Бу алдагы буын алдында әхлакый бурыч», — диде Президент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X