Заман сулышы

Рөстәм Миңнеханов әнисен юбилее белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әнисен 90 яшьлек юбилее белән тәбрик итте.

 

Әлеге уңайдан ул «Инстаграм» социаль челтәрендәге сәхифәсендә әнисенең фотосын урнаштырган.

«Кадерле әнием, туган көнең белән сине! Исәнлек-саулык, озын гомер телим!» — дип язган Татарстан Президенты.

Вәсыйга Мөбарәкҗан кызы бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул Саба районының Лесхоз бистәсендә озак еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән, аның «Хезмәт ветераны» медале һәм башка бүләкләре бар.

 

Чыганак: http://almet-rt.ru/news/mgyiyat/45843

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: