Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Миңнеханов росгвардиячеләргә автомобиль ачкычлары тапшырды

Росгвардиячеләр әлеге техникага, бу ведомствоның оешуына – биш, ә хокук тәртибе саклау гаскәрләренең - 210 еллыгы уңаеннан ия булдылар.

Милли Гвардия федераль  хезмәте  идарәсе вәкилләре  Рөстәм Миңнеханов кулыннан   40 эш машинасы ачкычы кабул итеп алдылар.  Машина ачкычлары тапшыру тантанасы “Пирамида” мәдәни - күңел ачу  үзәгендә булды.  27 нче мартта  хокук тәртибе  гаскәрләре оешуга 210 ел булачак. Республика  Президенты  ачкычлар тапшыру тантанасындагы  чыгышында: “Һөнәри бәйрәмегез алдыннан  сезгә фидакяр  хезмәтегез, республикада  үткән чараларда  хокук тәртибен, тотрыклылыкны тәэмин  иткәнегез  өчен шәхси рәхмәтемне белдерәм,- диде, - ТАССРның- 100,  Бөек Җиңүнең -75 еллык  юбилейлары, Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча  сайлауларның  югары дәрәҗәдә оештырылып үтүе – сезнең  эшегезнең нәтиҗәсе ул.  Хезмәтегезнең матди-техник  ягына без игътибар бирергә тиеш, бу сезгә оперативлыкны арттырырга, эшегезне яхшыртырга ярдәм  итәр.”

   Ведомствоның автопаркы  19 – “Лада Веста”,  20- “Лада Гранта” һәм бер”Луидор” микроавтобусы белән тулыланды. Аларны  Казан, Чаллы махсус росгвардия һәм  лицензия-рөхсәт бирү бүлекчәләре  арасында бүлделәр.

  Президент  отставкадагы  милиция подполковнигы Александр Аппаровка, хокук тәртибен саклаудагы  алдынгы хезмәте өчен “ТАССР оешуга 100 ел” медален тапшырды, шулай ук подполковник Ринат Фатыйховка рәхмәт белдерде.

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев