Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан, Россияне ислам дөньясы белән тоташтырып, Евразия интеграциясенә ярдәм итә

Татарстан Үзәк Азия дәүләтләре белән уртак проектлар гамәлгә ашырып, Евразия интеграциясендә актив катнаша.

Шулай ук республика «Россия — ислам дөньясы» стратегик караш төркемендә тәкъдим ителгән, ул безнең илнең ислам дөньясы белән элемтәләрен ныгыта. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Валдай»дискуссия клубы мәйданчыгында хәбәр итте.

Республика җитәкчесе үз чыгышында Татарстанның Үзәк Азия дәүләтләре арасында элемтәләрне җайга салу өчен берничә тапкыр мәйданчык булуын искәртте.

2021 елның апрелендә Казан хөкүмәт башлыклары дәрәҗәсендә Евразия хөкүмәтара советы утырышын кабул итте. Июнь аенда Россия парламентарийлары, академия һәм экспертлар бергәлеге катнашында Евразия интеграциясе буенча 9 нчы Казан халыкара конгрессы узачак. 2021 елның сентябрендә Казан БДБ илләренең беренче уеннарын кабул итәргә планлаштыра, ә 2022 елда Татарстан башкаласы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясен кабул итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында искәрткәнчә, Татарстан көчле икътисадый потенциал һәм милләтара татулык аркасында Россия лидер — төбәкләре исәбенә керә.

Бүген Казанда «Валдай»халыкара клубы утырышы ачылды. Дискуссиянең төп темасы - «Яңа дөнья чакырулары алдыннан Россия һәм Үзәк Азия-киләчәккә уртак юл". Конференциядә 16 илдән — Россия, Әфганстан, Белоруссия, Бөекбритания, Венгрия, Германия, Иран, Казахстан, Кыргызстан, Кытай, Таҗикстан, Төркмәнстан, Төркия, Үзбәкстан, Франция һәм Эстониядән 60тан артык эксперт катнаша.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев