Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Миңнеханов Татарстан шәһәрләрен комплекслы үстерү буенча план булдырырга кушты

Республика Хөкүмәтенә муниципаль берәмлекләр Советы белән берлектә агломерацияләр өчен бердәм территориаль планлаштыру документларын әзерләүне тәэмин итәргә, шулай ук территорияне комплекслы үстерүгә идарә итүнең нәтиҗәле механизмын эшләргә кирәк.

Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасында белдерде.

  "Бу "кайда яшим, шунда эшлим" принцибы буенча яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк, шул исәптән сәнәгать мәйданчыкларын оештыру аша да. Безнең кече шәһәрләргә һәм авыл җирлегенә дә комплекслы үсеш буенча шундый ук бурыч ", - диде ул.

Республика алдында «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын гамәлгә ашыру буенча җитди бурыч тора. Бу эшкә комплекслы рәвештә, торакны файдалануга тапшыруны арттыру күзлегеннән генә түгел, ә социаль, транспорт, инженерлык инфраструктурасы объектларын төзү, шулай ук эш урыннары булдыру ягыннан да килергә кирәк, дип ассызыклады Татарстан Президенты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X