Заман сулышы

Рөстәм Миңнеханов торак-коммуналь хуҗалык өчен югары счетлар турында әйтте

Күп кенә татарстанлылар декабрьдә җылыту өчен югары счетлар алды.

Вәзгыятьне игътибар белән өйрәнергә һәм һәр аерым очракны ачыкларга кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шимбә киңәшмәсендә шул хакта сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Һәр мөрәҗәгатьне игътибар белән тикшерегез, һәм әгәр исәпләүләрдә ялгышлар бар икән — төзәтергә. Иң мөһиме, аңлату эшләре алып барырга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Декабрь салкын булды, шуңа җылылыкны куллану артты.

«Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев сүзләренчә, оешмада кайнар элемтә ачылган, гражданнар ягып җылыту счетлары буенча мөрәҗәгать итә ала. Рөстәм Миңнеханов мондый мөрәҗәгатьләрне оператив карарга кушты.

 

 

https://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: