Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сак булыгыз: Африка чумасы

Хәзерге вакытта Россиядә Африка дуңгыз чумасы белән бәйле вәзгыять шактый киеренке булып кала бирә. Яз җитү белән бергә әлеге мәсьәләнең актуальлеге тагын да арта. Шуңа күрә республиканың Россельхознадзор идарәсе вәкилләре дуңгыз асраучыларны сак булырга чакыра. Билгеле булганча, әлеге чир белән йорт һәм кабан дуңгызлары авырый. Африка чумасын уята торган вирус...

Хәзерге вакытта Россиядә Африка дуңгыз чумасы белән бәйле вәзгыять шактый киеренке булып кала бирә. Яз җитү белән бергә әлеге мәсьәләнең актуальлеге тагын да арта. Шуңа күрә республиканың Россельхознадзор идарәсе вәкилләре дуңгыз асраучыларны сак булырга чакыра.
Билгеле булганча, әлеге чир белән йорт һәм кабан дуңгызлары авырый. Африка чумасын уята торган вирус исә тирә-якта шактый тотрыклы булуы белән куркыныч. Туфракта, тирестә, суытылган иттә ул 100 көннән артыграк, тозланган иттә исә гомумән дә 300 көн дәвамында сакланырга сәләтле. Катырылган иттә исә вирус 15 ел буе "яши".
Сәламәт хайваннар Африка чумасын чирле дуңгызлар һәм аларның үләксәләре белән контактка кергән очракта, шулай ук терлек азыгы, су һәм төрле җиһазлар аша да йоктырырга мөмкин, дип кисәтәләр Россельхознадзор идарәсендә.
Шунысы да мөһим, әлеге авыруны эләктергән хайваннарның үлем дәрәҗәсе 100 процент тәшкил итә. Өстәвенә, бу чирдән саклый һәм дәвалый торган чаралар һаман да табылмаган әле. Шул рәвешле, дуңгыз үрчетү фермаларына үтеп кергән вирусның бик зур югалтуларга, шул ук вакытта шактый зур икътисади чыгымнарга китерәчәге сүзсез дә аңлашыла.
Мәсәлән, 2014 елда Россиянең 13 субъектында әлеге авыруның 70тән артык кабыну очрагы теркәлгән. Хәзерге вакытта төп максат - әлеге вирусның Татарстанга үтеп керүенә юл куймау. Шуңа күрә хуҗалыкларның дуңгыз үрчетү белән бәйле гигиена кагыйдәләрен тиешенчә үтәве сорала. Дуңгызларны беркая да чыгармый асрау, әлеге урыннарны шактый еш дезинфекцияләү мөһим. Рәсми документлары булмаган урыннардан дуңгыз итен сатып алу шулай ук тыелган.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: африканская чума