Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сентябрьдән татарстанлылар ишегалларын төзекләндерү проектларын үзләре төзиячәк

8 сентябрьдән башлап Татарстан халкы үз ишегалларында башкарылачак эшләрне үзе сайлаячак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

 

“8 сентябрьдән тавыш биргәндә, Татарстан халкы ишегалларында башкарылачак эшләрне үзе сайлаячак. Бүген барлык ишегалларына, асфальт һәм юлларның торышына техник инвентаризация үткәрелә”, – диде Ирек Фәйзуллин.

“Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча өч ел дәвамында тиешле программаны гамәлгә ашыру күздә тотыла. Без күптән бернәрсә дә эшләнмәгән ишегалларына керәчәкбез”, – дип ассызыклады министр.

Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, халык теләге буенча кече архитектура формалары белән бәйле эшләр башкарылачак. Моннан тыш контейнер мәйданчыклары төзекләндереләчәк һәм башка кирәкле эшләр башкарылачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/20/191893/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X