Ә сез тешегезне дөрес чистартасызмы?
Тешләрегез сәламәт булсын, дисәгез, аларны чистартуга җитди карарга кирәк.
Австралия стоматологы Элизабет Милфорд теш чистарту кагыйдәләре белән таныштырды. Шулай ук, теш чистартканда ясый торган төп хаталарны атады. Белгеч теш чистартканнан соң ук авызны су белән чайкауны дөрес түгел дип саный. Бу теш пастасының ныгыту үзлеген шактый киметә икән.
Ул шулай, ук гигиена процедурасының ачы ризык, яки эчемлекләр кулланганнан соң тыелуын әйтә. Бу очракта тешләргә зыян килергә мөмкин.
Табиб әйтүенчә, күпләр тешләрен артык тиз, яки артык тырышып чистарта икән. Милфорд әлеге процедурага якынча ике минут җитүен белдерде.
Стоматолог, шулай ук, йомшак теш щеткасын кулланырга киңәш итте. Бу хакта "Интертат" язган.
Фото: pixabay.com
http://almet-rt.ru/news/mgyyat/sez-teshegezne-dres-chistartasyzmy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев