Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шагыйрә Лилия Сәләхетдинова иреннән аерылган

Шагыйрә Лилия Сәләхетдинова (Тимергалиева) үзенең инстаграмдагы битенә никахлары өзелү турындагы ЗАГС кәгазен куйды һәм түбәндәге юлларны язды:

 

«Тормышның бу этабы узылды... Әгәр мин китап язсам, аның бу бүлеген нәкъ менә шулай атар идем. Бертөсле миллионлаган сорау ява башлаганчы, хәзер әйтүем яхшырак булыр. 
Әйе, без аерылыштык: матур һәм тыныч кына итеп. Бу 2 елны ничек яшәгән булсак – шулай ук. 
Мин Аллаһыма миңа ир, ә аннан мин хыялланырга да курыккан бала бүләк иткәне өчен чиксез рәхмәтлемен. 
Тормыш иптәшем миңа карата һәрвакыт әйбәт мөнәсәбәттә булды, кулында гына күтәреп йөртте. Ул һәрвакыт янәшәмдә булды – хәзерге заманда шундый мөһим бу. Без аның белән әйбәт мөнәсәбәтләрдә саубуллаштык та. 

Алга таба нинди планнарым бармы? Яшәргә телим. 
Матбугат чараларның бу уңайдан безне борчымавын сорыйбыз. 
Ни өчен аерылыштыкмы? Бу хакта без ачыктан-ачык әйтмәскә дип килештек. Хакыбыз бар дип саныйбыз. Бу – безнең тормыш, аерылышуыбызның сәбәбен бик якыннарыбыз да белми һәм белмәячәк тә. 

Тулырак: http://syuyumbike.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев