Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ШАГЫЙРЬ ТУКАЙ “СӘПИД”ТӘ…

Әлмәт хәзер, чын мәгънәсендә, шигъри шәһәр: чөнки аның үзәк урамнарының берсендә Габдулла Тукай үзе “сәпидтә” утыра. Дөресрәге, аның скульптурасы.

“Татнефть” компаниясе генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәмммәдиев дөрес әйтә: Тукай Әлмәт шәһәрен күргән булса, һичшиксез, монда яшәргә калыр, бер дә булмаса, кабат-кабат аңа кунакка килер иде.

25 август көнне әлеге скульптураны Санкт-Петербургтан хәтле килгән скульптор, рестовратор Павел Игнатьев үзе ачты. Биредә ул Тукайны бар булмышы белән сурәтләгән: түбәтәен башына чөйгән, сәпиденең кәрҗиненә Шүрәлесен салган, бар дөньясын онытып педальләрен әйләндерә… Илһам килгән чагы, күрәсең…

– Күпләрегез урманга кереп Шүрәлене күрсә, куркып качар иде, мөгаен. Тукай бабай безне шушы метафора аша авырлыклардан курыкмаска өйрәтә: урмандагыдан куркырга кирәкми, урман артында сине ни көтәчәген уйларга кирәк, ди. Мин дә әлеге скульптурам аша сезгә, Тукай адымнары буйлап, киртәләр алдында тукталып калмагыз, хыялыгызга таба атлагыз диясем килде, – дип җиткерде Павел Игнатьев үзе.

Бу иҗат җимешен ул “Бу кап-кара урманда…” дип, Тукай әсәре исеме белән атаган. Скульптура шәһәрдә татар шигъриятенә, мәдәниятенә мәхәббәт уяту, үткәннәрне онытмау, яшь буынга бөек шәхесләребез мирасын җиткерү максатларыннан чыгып урнаштырылган.

Ачылу тантанасы ачык микрофон һәм веломаскара белән дәвам итте: теләгән кешеләр Тукай шигырьләрен микрофонга укып, бар Әлмәткә җиткерә алды, икенче берәүләр махсус костюмнардан велосипедта шәһәр әйләнде.

“Алтын алмалар турында әкият” дип аталучы әлеге проект Санкт-Петербургның стрит-арт тикшеренүләре институы һәм “Татнефть” җәмгыяте белән берлектә башкарыла. Бу скультура әлеге проектның бердәнбер хезмәте түгел: торак йортларда да татар хәрефләре, орнаментлары, шәхесләре, тарихы төшерелгән сәнгать инсталляцияләре сурәтләнә башлаган. 

 

ЧЫГАНАК һәм ФОТО: http://yalkyn.com/belmi-kalma/29143/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев