Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шөгернең "Кояшкай" балалар бакчасында - шатлыклы вакыйгалар

Шөгернең “Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен бу көннәрдә бер-бер артлы шатлыклы вакыйгалар булды.

 

Менә күптән түгел игелекле затлар “Кояшкай” балалар бакчасына уенчыклар бүләк иткәннәр. Тик алар моны барысы да күрсен, белсен дип түгел, ә тыйнак кына, сабыйлар өчен булсын дип эшләгәннәр. Бакча мөдире Гөлназ Вильданова әйтүенчә, уенчыклар арасында вак моториканы, фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итүчеләре дә күп икән. Әлеге уенчыклар безнең тәрбия бирү процессында кирәкле элементлар булып тора, ди ул.

“Кояшкай” балалар бакчасы ишегалдында яңа мәйданчык булу – икенче зур сөенечле вакыйга. Нефтьчеләр ярдәме белән барлыкка килгән мәйданчык ул. Биредә ачык төсләр белән ике төрле качель, комда уйный торган урын, эскәмия барлыкка килгән.
-    Әлеге мәйданчык куркынычсыз, барлык таләпләргә туры килә. Якты, төрле төсләре белән үзенә тартып тора торган мәйданчыгыбыз барлыкка килде. Балалар, ата-аналар да, без – коллектив та моңа куандык, - дип сөйли Гөлназ Вильданова.

Гомумән, бакчаның тирә-ягы бик матур: җәен төрле чәчкәләр шаулап үсеп тора, көзен миләш агачы кызыл җимешләре белән “янып” утыра, башка агачлар да ямь бирә. Балалар бакчасына Шөгердән генә түгел, Керкәле, Иске, Яңа Шөгердән дә нәниләр йөри. Монда ике төркемдә 30 бала тәрбияләнә, 1 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге сабыйларга күпьяклы белем һәм тәрбия бирү өчен уңай шартлар тудырылган.    

Җәй көне бакчаның тирә-ягына асфальт юл салынды (бу хакта “Заман сулышы”нда язылды). Өч тәрбияче балалар белән эшли. Музыка, физик күнегүләр, татар теле кабинеты аерым ясалган.

Тулырак "Заман сулышы" газетында.

Фотолар: балалар бакчасыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев