Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәхси хуҗалыкларга ярдәм турында

Менә тугыз ел шәхси хуҗалыкларга би­релә торган льготалы кредитның процент ставкаларын каплау буенча субсидияләр бирелә. Әлеге мөмкинлектән районыбызда меңнән артык кеше файдаланды. Шуның бәрабәренә шәхси хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары артты, каралты-куралар төзелде яисә ремонтланды, мал саны артуга да ярдәме тиде. Авыл халкы өчен тагын бер яңалык: республика хөкүмәте...

Менә тугыз ел шәхси хуҗалыкларга би­релә торган льготалы кредитның процент ставкаларын каплау буенча субсидияләр бирелә. Әлеге мөмкинлектән районыбызда меңнән артык кеше файдаланды.
Шуның бәрабәренә шәхси хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары артты, каралты-куралар төзелде яисә ремонтланды, мал саны артуга да ярдәме тиде.
Авыл халкы өчен тагын бер яңалык: республика хөкүмәте терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру максатыннан, шәхси хуҗалыкларга берничә юнәлеш буенча субсидия бирү турында карар кабул итте.
Беренчесе - башмак таналар сатып алганда тотылган чыгымнарның өлешенә субсидия бирелү. 2015 елда һәр сатып алган башмак тана өчен 15 мең сум исәбеннән шәхси хуҗалыкларга бер тапкыр субсидия биреләчәк. Шарты да бар: бер хуҗалыкка биш баштан артмаска һәм субсидия күләме сатып алынган мал бәясенең яртысыннан артмаска тиеш.
Икенчесе - мини-ферма төзегәндә тотылган чыгымнарның өлешенә субсидия бирелү. Шулай ук монда да шартлары бар: төзелгән яисә илле процентка әзер стадиядә торган (мәсәлән, фундаменты, стенасы бар, ягъни каркасы әзер, идәннәре куелган), сигез баштан да ким булмаган сыерга дип исәпләнгән мини-ферма булуы кирәк һәм 2015 елда төзелә башлавы шарт.
Шулай ук шәхси хуҗалыкта өч баш яки аннан да артык сыер булырга тиеш, аларның, әлбәттә, хисап кенәгәсендә күренүе мөһим. Субсидия бер тапкыр бер объектка гына бирелә, күләме төзелеш сметасы бәясенең 70 процентыннан артмый. Субсидиянең күләме 200 мең сум.
Алда әйтелгән субсидияләрне алу өчен авыл җирлекләренә гариза һәм кирәкле документларны тапшырырга кирәк.
Барлык сораулар буенча авыл хуҗалыгы идарәсенә (Гончаров урамы, 1нче йорт) яисә авыл җирлеге башлыкларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хуҗалыкка ярдәм