Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәр хатынының бер көне

Илфак Шиһапов «Авыл хатынының бер көне...» (12 ноябрь) дигән язмасында: «Бүген тормышны, нигездә, хатын-кызлар алып бара. Шәһәрдә дә, авылда да шулай ул. Соңгысында бигрәк тә...» дип яза. Һәм авыл хатынының иртәдән алып кичкә кадәр бер көненең ничек үткәнен тасвирлап бирә.Ә мин шәһәр хатынының бер көне ничек үткәнен язарга булдым әле....

Илфак Шиһапов «Авыл хатынының бер көне...» (12 ноябрь) дигән язмасында: «Бүген тормышны, нигездә, хатын-кызлар алып бара. Шәһәрдә дә, авылда да шулай ул. Соңгысында бигрәк тә...» дип яза. Һәм авыл хатынының иртәдән алып кичкә кадәр бер көненең ничек үткәнен тасвирлап бирә.Ә мин шәһәр хатынының бер көне ничек үткәнен язарга булдым әле.
Күк йөзеннән дә гүзәлрәк тамаша бар: ул да булса, кешенең эчке дөньясы, диләр. Әлеге сүзләр биш бала анасы Таня исемле танышым турындадыр, мөгаен. Искитмәле сабыр, түземле, ару-талуны, зарлануны белмәс ханым ул. «Иртән иң беренче булып торам, төнлә гаиләдә иң соңгысы булып ятам», - ди. Беркөнне көндәлек эшен санап күрсәтте:
- Иртәнге бишенче яртыда йокыдан торам. Иң элек иремне әзерләп эшкә озатам. Ашап китәргә бер төрле ризык, ә эшенә алып барырга икенче төрлене әзерләп өлгертергә кирәк. Ул төзелештә эшли. Иртән-иртүк чыгып китә, кич караңгыда гына кайта. Дүрт балам мәктәптә укый, бишенчесе балалар бакчасына йөри. Үзем балалар бакчасына ярты көнлек эшкә урнаштым.
Иртәнге сигезенче яртыларда биш баламны ияртеп чыгып китәм. Мәктәптәгеләрен юл аркылы чыгарып озатам да эшкә барам. Үзләрен генә җибәрергә куркыныч. Машиналар бик кызу йөриләр бит... Бакчада эшем беткәч, чаба-чаба, өйгә кайтам, төшке ашны әзерләргә кирәк. Башка вак-төякләр дә муеннан. Утырып торырга вакыт юк. Төштән соң кечкенәмне алырга барам. Аннары мәктәптән балаларны каршы алам. Кайтып төшке ашны ашатам, савыт-сабаларны юам. Биш балам белән кабат чыгып китәм. Кайсын бассейнга, кайсын бию түгәрәгенә илтеп куям. Шул арада кибеткә кереп, кирәк-яракларны алып чыгам. Балаларны җыеп, өйгә кайтып кергәнче, тугызынчы ярты була. Кичке аш өлгертергә тотынам. Идәннәрне юып алам, кер әйләндерәм...
Аннан ирем кайта. Аны каршы алабыз, кичке ашны ашыйбыз. Шуннан балалар белән дәрес әзерлибез. Сәгать унберләрдә аларны йокыга салып, уникенчеләрдә үзем диванга барып авам. Иртәнгегә нәрсә пешерергә инде дип уйлап, йокыга китәм.
Ял көне дигәне дә аның өчен ял түгел икән.
- Тәгәрмәчтәге тиен шикелле, атнаны атнага ялгап уза көннәрем. Мин ул көнне юам-җыям, пешерәм-төшерәм дигәндәй... Базарга барып киләбез. Ашамыйча, киенмичә торып булмый бит. Гаилә зур булгач, сорау күп. Аннары җыйнаулашып туганнарыбызга кунакка барып кайтабыз. Кайчак үзләре килә. Кичке якта ирем балалар белән урамга чыгып китә. Аларны уйнатып кертә. Ә мин өй буш калган арада китап укып алырга өлгерәм. Телевизордан яңалыклар белән танышам, - ди Таня. Ут чаткысы диярсең үзен.
Әни кешегә болай да күп нәрсәләрне кичерергә туры килә. Балалар авырып китсә, хастаханә юлын таптыйсың, мәктәптә, балалар бакчасында ата-аналар җыелышы дисеңме... Шулай да шәһәр хатыннарын бөтен кеше аңламый. Авылныкылар кебек мал-туар карыйсың юк, дип кенә куя. Шәһәр өе булгач, эш тә юк, буш вакыт та буа буарлык дип уйлыйлардырмы? Шәһәрдә көне буе аяк өстендә эш бетерәм дип чабу авылда терлек карап керү белән бер. Шәһәрнең бер башыннан икенче башына барып җиткәнче генә күпме вакыт китә. Үз-үзеңне карарга да вакыт калмый кайчак...
Шәһәр һәм авыл хатыннарының көннәрен үлчәүгә салсаң, үлчәү телләре тигез күрсәтер иде, мөгаен. Шәһәр хатын-кызын авылныкыннан аермагыз! Шәһәрдә дә тормышны хатын-кыз алып бара.
Рузилә Шакирова, Казан
http://shahrikazan.com/tt/2015-02-03-12-35-12/item/13263-sh%D3%99%D2%BB%D3%99r-hatyinyinyi%D2%A3-ber-k%D3%A9ne.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәшәкать хатынкыз