Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәр һәм район мөхтәсибәтенең Ураза Гаете уңаеннан мөрәҗәгате

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Сагынып көтеп алынган бөек Рамазан ае сизелми үтеп тә китте.

Раббыбыз каршында тырышлыгыбызны күрсәтеп уразалар тоттык, тәравих намазларына бастык, сәдакалар өләштек, ифтар мәҗлесләре үткәрдек. Инде кабуллардан булса иде! Амин!

Пәйгамбәребезнең хәдисендә китерелгәнчә, “Өмет вә ышану белән Рамазан аенда ураза тотканнарның” һәм “Өмет вә ышану белән Рамазан аенда тәравыйх намазын укыганнарның элекеге гөнаһлары ярлыканыр” дигән дәрәҗәгә ирешергә һәммәбезгә дә насыйп булсын. Ураза тотучылар өчен генә ачылачак җәннәтнең Әррайян ишекләреннән керергә безләргә рөхсәт ителсен! Амин!  Раббыбыз бит “Бер изгелекне дә югалтмам” диеп вәгъдә бирде.

Ни аяныч, гает көннәренә республикабызга кайгы килде! Аның ачысын сүз белән генә сөйләп бетерергә мөмкин түгел! Бу яманлыкны кылганнар Раббыбыз каршыннда дәһшәтле гадел җавап тотачак! Сабыйлар оҗмахка керер! Әти-әниләрен җәннәт капкаларында каршы алыр! Амин!

Барыгызны да олугъ бәйрәм – Ураза гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Аллаһ Тәгалә кайгы күргән әти-әниләргә сабырлык бирсен! Йортларыбызга бәрәкәт иңдерсен! Гомер юлларыбызны гел туры юнәлештә үткәрергә насыйп кылсын! Илләребезнең тынычлыгыннан мәхрүм итә күрмәсен!

Сырхауларга шифа, ярлыларга мөлкәт, адашучыларга һидәят, ялгышучыларга магъфират насыйп ителсен! Ахирәткә иман белән күчергә, мәңгелектә Фирдәвес дәрәҗәләренә ирешергә язсын! Амин!

Иң изге теләкләр белән, барлык район имамнары исеменнән Лениногорск шәһәре һәм районы мөхтәсибе Исмаил хәзрәт Сингатуллин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X