Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәрдә халык санын исәпкә алу буенча стационар участоклар эшләячәк

Лениногорск Дәүләт статистикасы хәбәр иткәнчә, 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия халык санын исәпкә алучылар эшләячәк, ә халык санын исәпкә алу процессы 18 октябрьдән башланачак.



Исәпкә алучылар махсус формадан булачак: өсләрендә жилет һәм ВПН-2020 символикасы төшергән шарф. Алар шулай ук таныклыкка ия, әлеге таныклык паспорт һәм портфель күрсәткәндә генә гамәлдә була.

Шәһәрдә стационар участоклар эшләячәк, алар Тукай урамы, 7нче йорт (МФЦ) һәм 4нче йортта (статистика бүлеге) урнашкан. Әгәр өйдә исәпкә алуларын теләмәсәгез, шушы участокларга үзегез килеп, исәпкә алуны үтә алачаксыз.

Әлеге мөһим вакыйга вакытында шәһәрдә – 113, районда 36 исәпкә алучы эшләячәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X