Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәрдән читтә йорт салу өчен Татарстанда ташламалы ипотека булачак

Ел азагына Россиядә яңа төр ташламалы ипотека эшли башлаячак. Россия хөкүмәте һәм Россия Банкына, Президент Владимир Путин шушындый ипотека буенча эшләнмәләргә йөкләмә бирде.

Россия Президенты шәхси торак төзелешләре (ИСЖ)  өчен ташламалы ипотека 1 нче декабрьгә  кадәр булырга тиешлеген әйтте. Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина мондый ипотека кирәклегенә басым ясады, әмма банклар өчен типовой проектларга ипотека бирү җиңелерәк булачагын әйтте,  мондый проектлар, анализлауга тотылган чыгымнарны кыскартачагын белдерде. РФның вице- премьеры Марат Хөснуллин Президент Путинга, мондый проектның ел азагында эшли башлаячагын хәбәр итте. Аның фикеренчә, мондый ипотека ике өлештән тора, беренчесе-тораклар төзү белән шөгыльләнүче һөнәриләр корган шәхси йортларны алганда, икенчесе – кеше үз акчасына сатып алган җирдә, үзе йорт төзегәндә бирелә торган  ипотека.  “Үзләре йорт салу эшенә керешүчеләр, әлегә банклардан югары процентлы кредит алырга мәжбүр, - диде вице-премьер,- безгә ничек  аларның икесенә дә яраклы урта банк продуктын булдырырга?” Аның сүзләренә караганда, бу мәсьәлә  өстендә банклар һәм тиешле ведомстволар эш алып бара. Владимир Путин моның бик мөһим эш булуын, банкларда шушындый продукт булмаган очракта- үсеш тә булмаячагын билгеләп үтте.  “Ә массакүләм алганда, без регионнар белән участокларны бүлеп, эш механизмнарын карарбыз. Бу безнең төп бурыч,”- диде ул.

https://www.tatar-inform.ru/news/bolse-lgot-stroitelstvo-zagorodnoi-nedvizimosti-podogreyut-novoi-ipotekoi-5832461

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев