Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәрдәшебез Рушания Гаязованың шәмаилләр күргәзмәсе эре шәһәрләрдә узды

Шәһәрдә яшәүче Рушания апа Гаязованың шәмаилләре башкалабыз Казанда, шулай ук Яр Чаллы шәһәрендә узган күргәзмәләрдә сәяхәт итеп кайтты.


Без “Заман сулышы” газетында Рушания апаның шәмаил ясарга өйрәнүе турында язган идек. Берничә җөмлә белән исегезгә төшереп алыйк: моннан ике ел элек Лениногорскидагы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Назирә Гиззатовадан дәресләр алып, яңа төр шөгыльгә өйрәнә ул. Рушания апага кул эшләре ят түгел анысы. Аның өендә кул эшләре күп төрле, шактый,  барысы да берсеннән-берсе матур. Ә менә шәмаил ясау – бөтенләй башка сәнгать төре. Тәвәккәл таш яра, диләр, Рушания апа бар тырышлыгын куеп шәмаил ясарга өйрәнә. Ул хәзер аларны ясау буенча тагын да остарды, камилләште.

Дөрес, шәмаил ясаганда кулланыла торган материалларның бәясе генә “тешли”. Монда буяулар гына да күпме китә, шулай ук пыялалы рам да кирәк. Шәмаилләр сатылса, материаллар алырга яхшы булыр иде. Ул физик яктан мөмкинлеге чикләнгән кеше булса да, тормыштан зарлана торган кеше түгел, күрешкән, шалтыраткан саен “Аллага шөкер”, дип кенә тора. Зарлану аңа хас түгел. Алар – көчле рухлы, сау-сәламәт кешеләргә дә бераз аларга карап, яшәешкә риза булу, шөкер итә белү кирәк тә бит.

Узган ел ахырында Рушания ханымның шәмаилләре Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә дә күргәзмәдә торды. Аннан әлеге эшләрне Казанга алып киткәннәр. 30 ноябрьдә Казанда Кол Шәриф мәчетендә  зур күргәзмә ачыла. Нинди горурлык бит! Шәхси күргәзмә, Казанда, башкалабызда.

-    Ул чактагы хисләремне сүз белән генә әйтеп бирерлек түгел. Шулкадәр зур сөенеч булды минем өчен. Бер белмәгән, таныш булмаган кешеләр минем янга килеп, шәмаилләрнең бик матур килеп чыгуын әйтәләр, мине котлыйлар. Күргәзмә ачылу тантанасына остазым Назирә ханым да килде. Аны күргәч, эчемә тагын да җылы кереп китте. Күргәзмәне оештыручылар барысын да төгәл итеп башкарган. Анда бөтенләй башка төрле күренде шәмаилләрем, - дип сөйли Рушания апа.

Анда Татарстанның күренекле каллиграфы Нәҗип Нәккаш шәмаилләренә бәя биргән. Эшне туктатмаска, дәвам итәргә әйтте, киңәшләр бирде, ди.

Рушания апа аннан соң “Ярдәм” фондының реабилитация үзәгендә була. Анда шәмаилләр ясау буенча мастер-класслар күрсәтә. Биредә шулай ук шәмаилләр ясарга өйрәнүче яки инде өйрәнгән ханымнар, апалар белән таныша.

Шәмаилләр күргәзмәсе моның белән генә тукталып калмый, алар Чаллы шәһәренә китә.

Анда бер ай чамасы шәмаиллар татар мәдәниятенең күрке булып торган. Лениногорскида Туган телләр елы ачылу көнендә Мәдәният сараенда шулай ук Рушания апаның шәмаилләрен күрергә мөмкин иде.
Киләчәктә дә аның әлеге эше дәвамлы булып, кешеләрнең йортларына ямь биреп торсын.

 

Розалия Мостафина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев