Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәрдәшебез журналист, язучы Каниф Хакимовка 90 яшь тулды

Сугыш һәм хезмәт ветераны Каниф Баян улы Хәкимов озак яшәү серен белә. 15 апрель көнне ул үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Каниф абый Бөек Ватан сугышы ветераны. 1944 елның көзендә 17 яшьлек егет үзе теләп фронтка китә. Сугыштан соң "Магаданская правда" газетасының корреспонденты булып эшли. Ә инде 1960 елны...

Сугыш һәм хезмәт ветераны Каниф Баян улы Хәкимов озак яшәү серен белә. 15 апрель көнне ул үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Каниф абый Бөек Ватан сугышы ветераны. 1944 елның көзендә 17 яшьлек егет үзе теләп фронтка китә. Сугыштан соң "Магаданская правда" газетасының корреспонденты булып эшли. Ә инде 1960 елны Лениногорскига кайтып "Нефтяник Татарстана" газетасында лаеклы ялга кадәр хезмәтен дәвам итә.

Каниф Баян улы "За победу над Японией", "25-летие Победы" медальләре, "Отечественная война" ордены белән бүләкләнгән; аның активында 3 техник һәм 1 медик патент бар. Ул 11 китап авторы.

Олы юбилее көнне Каниф абый якыннары, дуслары, ветераннар Советы һәм шәһәребезнең күп предприятияләре җитәкчеләре исеменнән котлау сүзләре алды. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова юбилярны котлап Президент исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Лениногорск ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Миннигаләмова нык сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм бәхетле теләде.

Каниф абый безнең өчен һәрвакыт тормышка ныклы караш һәм хезмәт сөючәнлекнең үрнәге булып торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев