Заман сулышы

Әбиләр чуагы быел тагын кабатланырмы, синоптик фаразы

2020 елда әбиләр чуагы төгәлләнде. Россиядә быел ул кабатланмаячак. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Романа Вильфандка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

 

«Куртка һәм баш киеме кимичә генә урамга чыгарлык җылы һава торышы булырга тиеш. Әбиләр чуагы — ул 17-19 градус, әлбәттә мондый җылы һава торышы билгеләре юк», — диде ул.

Реклама

Синоптик әйтүенчә, 2020 елда әбиләр чуагы шактый озакка — октябрь урталарына кадәр сузылды. Әмма Россиянең кайбер төбәкләрендә аномаль җылы һава торышы саклана. Мәсәлән, Якутиядә һәм Камчаткада аномалия 12-14 градусны тәшкил итә.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/ecology/18-10-2020/sinoptiklar-bil-r-chuagy-byel-tagyn-kabatlanmas-dip-farazlyy-5779532

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: