Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Синоптиклар март аенда салкыннар һәм җепшек көннәр булыр дип фаразлый

Март аенда һава торышы даими рәвештә үзгәреп торачак: ай дәвамында салкыннар җепшек көннәр белән чиратлашачак. Әмма ай җылы булыр дип көтәргә кирәкми.

 

Бу хакта ТАСС агентлыгы РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.

Синоптик сүзләренчә, март аенда температура климатик нормадан сизелерлек аерылмаячак.

«Мартта һава торышы үзгәреп торачак: температура +5.. +10 градуска кадәр күтәрелгән көннәр дә, термометрның терекөмеш баганасы -10. -15 градуска кадәр түбәнәйгән көннәр дә булачак», — дип аңлатты ул.

Әмма көннәр җылы булачагына өметләнергә кирәкми, моның сәбәбе — карның бик күп булуы.

«Әгәр карның калынлыгы нормадан артыграк булмаса, мартның җылы киләчәгенә ышаныч күбрәк булыр иде», — дип сүзен төгәлләде галим.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев