Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Солдат Мөкатдис абый - авылыбыз горурлыгы

Авылымда бар гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган, Бөек Ватан сугышы яуларын кичеп кайткан шәхесләрнең берсе –  безнең Мөэмин-Каратайда туып үскән, Мөкатдис абый  Шарапов.

 


Мөкатдис абый башлангыч белемне үз авылында алгач, 1934 елда белемен Иске Иштирәк җидееллык мәктәбендә  дәвам итә. 1940 елны Шөгер мәктәбен гел “бишле” билгеләренә генә тәмамлый. Хезмәт юлын ул Федотовка авылында укытучы буларак башлап  җибәрә. Тик укытучы булып озак эшләргә туры килми, сугыш башлана.

Мөкатдис абый авылыбызның башка ирләре белән бергә сугышка китә. 1941 елның июнендә аны Пенза артиллерия училищесына укырга җибәрәләр. Декабрь аенда училищены лейтенант дәрәҗәсендә тәмамлап чыга һәм 121 нче аерым укчы бригадага взвод командиры итеп билгеләнә. Ул төньяк-көнбатыш фронтның  беренче удар армия составында немец илбасарларына каршы үзенең бөтен осталыгын биреп сугыша.

1942 елның октябрендә аңа өлкән лейтенант дәрәҗәсе  бирәләр. Шушы вакыт эчендә ул 3 тапкыр җиңел яралана. Бер тапкыр каты контузия ала.  Шул ук елны аны рота командиры итеп билгелиләр. Соңрак, 1943нче елда Смоленск өчен барган сугышларда, ул инде батарея белән командалык итә. 

Дошман белән барган каты бәрелешләр вакытында Смоленск районындагы Ельна  шәһәре янында каты яралана. Горький шәһәренең 1366 нчы номерлы госпиталендә давалана. Терелгәч, аны офицерлар полкына җибәрәләр. 

1944 елны Мөкатдис Шараповны Белоруссия фронтының 5 нче Кызыл байраклы Калинкович артиллерия батареясына командир итеп билгелиләр. Соңрак разведка начальнигы булып хезмәт итә. Мөкатдис Шарапов Штаргард һәм Берлин шәһәрләрен азат итүдә катнаша һәм күрсәткән батырлыклары өчен  “Берлинны алу” медале һәм Кызыл байрак ордены белән бүләкләнә.  

1947 елда капитан дәрәҗәсендә авылга кайтып төшә. Нәкъ шул чорда авылдагы дүртъеллык мәктәп укытучысы Хәния апа Гирфанова декрет ялына чыккан була. Яңа гына хәрби хезмәттән кайтып төшккән Мөкатдис абый ялан аяклы, ярым ач-ялангач бала-чагага мөгаллим булып килә.

Моңа кадәр мондый пөхтә, ялт итеп торган хром күнитек кигән кеше күргәннәре булмаганга, 10-12 яшьлек бала-чаганың күзләре уттай яна башлый. Башта бик куркып калсалар да, тиз ияләшәләр абыйларына.

Икенче яңа уку елында Мөкатдис абыйны күрше Иске Иштирәк мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр. Аның белән бергә 4 нче классны тәмамлаган Мөэмин-Каратай балалары да җәяү Иске Иштирәк мәктәбенә укырга йөриләр. Әлбәттә, барысы да түгел. Өстенә кияргә әзме-күпме киеме, аягына кияргә чабатасы булганы гына. 

Гамир Хәкимов, Мөэмин-Каратай, Иске Иштирәк мәктәбе

Язма кыскартылды,  тулысы белән "Заман сулышы" газетында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев