Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Соравың булса – порталга кер

Мэриядә узган чираттагы видеоконференция "Гражданнарның көнкүреш сыйфатын арттыру өчен мәгълүмати технологияләр" темасына багышланган иде. - Быел Татарстан халкы дәүләт хезмәтләре порталын ике мәртәбә артык куллана башлаган,- дип башлады видеоконференцияне ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина. Дәүләт хезмәтләре порталы ай саен яңартылып тора. Министр урынбасары хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанның...

Мэриядә узган чираттагы видеоконференция "Гражданнарның көнкүреш сыйфатын арттыру өчен мәгълүмати технологияләр" темасына багышланган иде.


- Быел Татарстан халкы дәүләт хезмәтләре порталын ике мәртәбә артык куллана башлаган,- дип башлады видеоконференцияне ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина.
Дәүләт хезмәтләре порталы ай саен яңартылып тора. Министр урынбасары хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанның дәүләт хезмәте порталы халык өчен 131 электрон интерактив хезмәт күрсәтә.
Быелның 8 ае эчендә республика халкыннан порталга 5,5 миллион электрон запрос, Интернет челтәре аша 114 мең гариза тапшырылган, электрон чиратка 2,5 миллионнан артык язылу теркәлгән, портал һәм банкоматлар аша 1,1 миллионнан артык электрон рәвештә түләү гамәлгә ашырылган.
Халыкның күпчелеге штрафларын да портал аша түләүне кулайрак күрә.
- Киләчәктә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләрне билгеләп узарга була, - дип белдерде Әнисә Гайнуллина.
"Халык контроле" сервисы быелның апрелендә барлыкка килгән. Әлеге вакыт эчендә системага республикада яшәүчеләрдән 2 мең 999 заявка килгән, 47 мең 800 кеше аларны яклап чыккан. 14 мең 728 кеше үз комментарийларын калдырган, 5 мең 435 кеше гаризаны тикшергән органнарга бәя куйган.
Безнең районда әлеге портал эшли башлаганнан бирле халык тарафыннан 57 заявка җибәрелгән. Аларның 26сы буенча тикшерү уздырылып, җавап куелган, 20се үз җавапларын көтә, 3се буенча эшләр планлаштырылган һәм 6сына төрле сәбәпләр аркасында "мотивированный отказ" дигән җавап куелган. Заявкалар шәһәр халкыннан да, районнан да килә. Алты кеше райондагы проблемаларны күтәреп чыккан. Алар шулай ук юл төзелешенә һәм авыл хуҗалыгы проблемаларына кагыла.
Сергей исемле берәү, Лесная урамындагы юлларның начар булуына зарлана. "Лесная урамындагы юл 1982 елда, халык акчасына салынган. 30 ел эчендә ул бер тапкыр да төзекләндерелмәгән. Юлларның җимерек булуына сылтап, безгә ашыгыч ярдәм дә, такси машинасы да килми. Кышын ул чистартылмый. Мэриядә бу сорауга җавап бер: "Акча юк!" - дигән ул.
Аның мөрәҗәгатенә Артем исемле ир-ат та кушылып, Фәррахов урамы, 41 - 43 нче йорт тирәләрендә тротуарның юклыгы турында язган. Халык, бигрәк тә яшь балалы әниләр машина йөри торган юлдан йөрергә мәҗбүр. Үз мөрәҗәгатендә ул "лежачий полицейский" һәм юл билгесе куюны сорый. Әлегә бу ике мөрәҗәгать җавап көтә.
Андрей Р. "Толстой урамы, 8 нче йорттагы беренче подъездның ишеге ябылмый", - ди. Йортта яшәүчеләр домофон урнаштыру хезмәтенә мөрәҗәгать иткән, әмма нәтиҗәсе булмаган. Бу сорауга җавап көтүчеләр сайтка фотосын да урнаштырган. Шушы көннәрдә аның заявкасы буенча порталда "хәл ителде" дигән язу чыкты. Мөрәҗәгатен игътибарсыз калдырмаганнары өчен Андрей рәхмәтен җиткергән.
"Халык контроле" порталында тагын бер мәсьәләгә игътибар итүне сорыйлар. Бу - яктылык проблемасы. Аны Ләйсән исемле хатын-кыз күтәреп чыккан.
"Чайковский урамы, 8, 10, 12, 14, 16, 18 нче йорт янында яктылык юк. Кичке вакытта йөрергә куркыныч. Күптән түгел әлеге урында иптәш кызның сумкасын урлап киткәннәр иде. Чарасын күрегез",- дип яза ул. Аның шикаяте дә әлегә җавап көтә. Көтүен көтәдер дә бит, тик чиновниклар мөрәҗәгатьләрне тиз арада тикшерергә тиешләр. Соң, "Халык контроле"нең мәгънәсе дә шунда бит: проблема тиз арада хәл ителергә, мөмкин булмаган очракта аңлатма бирелергә тиеш.
Проблемагыз бар икән, Интернетта uslugi.tatar.ru сайтындагы "Халык контроле" бүлегенә керегез һәм борчуыгызны языгыз. Әмма кыска һәм аңлаешлы итеп - хәбәр 280 символдан артык булырга тиеш түгел. Фото өстәсәгез, тагын да яхшырак. Шуннан соң сезнең заявка порталда чыга һәм тикшерү өчен тиешле министрлык һәм ведомствога тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: портал