Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Социаль караклардан саклан

Ел башыннан Казанның полиция хезмәткәрләренә социаль караклык турында берничә мөрәҗәгать кергән. Җинаятьчеләр бер үк схема буенча эшли - кемгә дә булса туганы яисә хокук саклау органнары хезмәткәрләре исеменнән шалтыраталар, юл-транспорт һәлакәтенә таруы турында хәбәр итәләр һәм проблеманы чишәр өчен акча кирәк булуын әйтәләр. Киң таралган икенче ысул да бар: җинаятьчеләр...

Ел башыннан Казанның полиция хезмәткәрләренә социаль караклык турында берничә мөрәҗәгать кергән.
Җинаятьчеләр бер үк схема буенча эшли - кемгә дә булса туганы яисә хокук саклау органнары хезмәткәрләре исеменнән шалтыраталар, юл-транспорт һәлакәтенә таруы турында хәбәр итәләр һәм проблеманы чишәр өчен акча кирәк булуын әйтәләр.
Киң таралган икенче ысул да бар: җинаятьчеләр корбаннарының өйләренә килә. Алар күбрәк пенсия яшендәгеләрне сайлый. Фатирга үткәннән соң, җинаятьчеләр үзләрен социаль хезмәткәр дип таныштыра. Карт-карчыкларны: "Тиздән акча үзгәрә, искеләрен яңа үрнәктәге акчага алмаштырырга кирәк", - дип алдый.
Узган атнада Казанның Совет һәм Идел буе районнарында яшәүчеләр дә телефон схемасы аша алдалауның корбаннары була, алар җинаятьчеләрнең номерларына 150 мең акча сала, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Казан полициясе хезмәткәрләре гражданнарны игътибарлы булырга һәм алдакчыларның хәйләләренә бирешмәскә чакыра.
http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенник