Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘР ҺӘМ ИСЛАМ

«ВКонтакте», Instagram, Facebook, Twitter һәм кайбер башка социаль челтәрләр безнең тормышыбызга ургылып бәреп керделәр дә, вакытыбызны убыр урынына ашаучы шөгыльгә әйләнделәр. Дәрестә, тәнәфестә, өйдә, шугалакта, кинода – соцчелтәрләр һәрчак безнең белән. Ислам дине моңа ничек карый икән ?

 

ВАКЫТНЫҢ КАДЕРЕН БЕЛЕРГӘ
«Исраф – хәрәм». Ислам турында сорау туган саен, бу принципны искә төшерегез. Бушка, заяга үтә торган вакытыбыз турында Кыямәт көнендә кешедән соралачак. Бу хакта шундый хәдис бар: «Кыямәт көнендә Аллаһ колына биш нәрсә турында сорау бирелмичә, ул урыныннан кузгала алмас: тормышы, аны ничек уздырганы турында; яшьлеге, аны ничек кулланганы турында; байлыгы, аны ничек туплаганы һәм сарыф иткәне турында; белгәннәренең кайсыларын башкаруы турында!»

Кайчагында төрле сәбәпләр табып аклансак та, аңлашыла ки, социаль челтәрләрдә без бихисап вакытыбызны сарыф итәбез. Ә хәзер үзегезне анализлагыз: бу вакыт сарыф кына ителдеме, яисә инде исраф булдымы? Исраф булган вакыт өчен Аллаһ каршында җавап бирәсе була.

Бу принцип «ВКонтакте»ларга гына кагылмый. Интернетта аңсыз рәвештә тик эзләнеп утыру да вакытны исраф итү була ала. Без еш кына социаль челтәрләрнең кеше кулындагы корал булуын онытып, аларны яшәешнең үзе дип кабул итәбез.

ГЫЙБАДӘТКӘ КОМАЧАУЛАМАСКА
Социаль челтәрләр гыйбадәткә комачауларга тиеш түгел. Бу да әлеге дә баягы вакыт һәм исраф темасы белән бәйле, тик Интернет намаз яки ураза кебек гыйбадәтләрне дөрес һәм ихлас итеп башкарырга да комачаулый ала әле. Һәртөрле гыйбадәттә фикереңне туплап, Аллаһыга чын күңелдәң мөрәҗәгать итү мөһим. Ә әгәр синең телефоныңнан минут саен яңа хәбәр, яңа лайк турында хәбәр килеп торса, фикерең кайда булыр? Менә шул ягы белән дә социаль челтәрләр безгә зыян салырга сәләтле.

ХАТАЛАНМА
Социаль челтәрләрдә еш кабатлана торган әхлакый «хаталарга» да игътибар итәргә кирәк. Оффлайн дөнья белән онлайн җиһан арасындагы чик чынлыкта бик нәзек, шуңа күрә интернеттагы гамәлләргә җитди карарга кирәк.

Буш сүз сөйләшкән кешеләрне беркем дә хупламый, шулай бит? Мессенджерда сәгатьләр буена юк-бар турында хат алышу шулай ук дөрес гамәл түгел. Алдашуның һәм ялган таратуның гөнаһ икәнен беләбез. Интернетта да бу гөнаһ булудан туктамый, шуңа күрә фейк аккаунт ясап, классташыңның башын катырудан туктарга кирәк 

http://yalkyn.com/tejribe/28969/

ФОТО: https://yandex.ru/images/search?text=соцсети&img_url

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев