Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Стоматология клиникасына килгән хатын теш табибына һөҗүм иткән

Полиция чакырганнар, яшь табиб күрсәтмәләр биргән

 

Уфада Республика стоматология клиникасына кызы һәм аның нәни баласын озата килгән 60 яшьлек хатын теш табибына һөҗүм иткән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы Сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре профсоюзына сылтама белән хәбәр итте.

Зыян күргән табиб сүзләренчә, ул экстрен авырту һәм язылу буенча килгән пациентларны кабул итә. Яшь ярымлык балалы хатын өлкән яшьтәге анасы белән смена азагында килә. Ул кискен авыртуга зарлана.

«Пациентны карагач, экстрен очрак күрмәдем, пациентның пломбасы төшкән. Аны рентгенга җибәрдем, аннары пациент пломба куярга сорады. Пациентның 60 яшьлек анасы гел биредә булды, үзен агрессив тотты, минем хезмәттәшем — табиб-стоматолог белән талашты. Ул кызын чиратсыз кабул итүне таләп итте, сүгенде, табиблар һәм башка пациентларның кисәтүенә дә игътибар итмәде.

Смена бетәргә 15 минут калгач, бу хатын кабат кабинетка керде, снимокны югалтуларын әйтте. Мин хәзер кварцлау башлануын хәбәр иттем. Аның кызын башка табиб кабул итәчәк, дидем. Үзем рентген кабинетка снимокның копиясен алырга киттем. Ләкин агрессив хатын мине эзәрлекләвен дәвам итте. Ул аерым ишек аша рентген кабинетка керде. Мин кабат аннан чыгып китүен сорадым.

Коридорга чыккач, бу хатын мине ике тапкыр төртеп җибәрде, мин башым белән көчле итеп бәрелдем, теге хатын поликлиникадан чыгып китте», — дип сөйли зыян күрүче табиб.

Шуннан соң полиция чакырганнар, яшь табиб күрсәтмәләр биргән. Аның үзен хастаханәгә алып киткәннәр. Биредә башының йомшак тукымалары имгәнгән дип диагноз куйганнар. Хәзер судмедэкспертиза билгеләнгән.

«Профсоюз гадел җәза һәм табибка акчалата компенсация түләттерү өчен тырышачак», — дип аңлатканнар ведомствода.

Чыганак: Интертат

Фото: pixabay.com  

 http://agryz-rt.ru/news/mhrriyat/stomatologiya-klinikasyna-kilgn-khatyn-tesh-tabibyna-m-itkn

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев