Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сугышлы авылында каз өмәсе үтте (+фотолар)

Җир өстенә беренче кар төшү белән авылларда иң күңелле мәшәкатьләрнең берсе - каз өмәләре башлана.

Күптән түгел Сугышлы авылында  әлеге йорт кошларын асраучы Галимовлар һәм Хәйруллинар хуҗалыкларында   бәйрәмгә әйләнгән каз өмәсе үтте. Туган-тумача белән бергә, күңелле итеп үткәрде алар.

Әлбәттә, сатып алган казларны мең төрле мәшәкать белән үстереп, яшь бала карагандай тәрбияләп, көзен аларны урнаштыра алу – хуҗалар өчен зур шатлык, куаныч. Сугышлыда яшәүче Сиринә Галимова әйтүенчә, су буенда торсалар да, караучысыз гына казларны да, үрдәкләрне дә калдырганнары юк.

-    Су буенда үзләрен ялгыз гына калдырган юк. Бервакыт, ирем ярый әле вакытында күреп өлгергән, көзән казның аягыннан сөйрәп китмәкче  булган. Бер елны авылдашларга нык зыян салган иде көзән. Көч биреп, тырышып үстергән йорт кошларын әрәм иттерәсе килми бит, - ди Сиринә апа.

Галимовлар күптәннән каз үстерү белән шөгыльләнәләр, быел ун баш каз үстергәннәр. Казларны сую, йолку-чистарту эшләрендә һәрвакыт шулай күмәкләшеп эшлиләр икән.
-    Бу елдагы каз өмәсендә туганнарым катнашты, минем кодагыем да бер эштән калмый, ул килде, шулай ук ирем ягыннан өч сеңелем-туганым ярдәм иттеләр. Казның бит бер генә нәрсәсе дә әрәм булмый. Мамыгыннан йомшак мендәрләр ясыйбыз, җиткән кызыбыз бар. Ите иң тәмле, Яңа елга пешерәбез, тозлыйбыз. Каз мае кеше өчен файдалы дип укыганым да бар, - дип сөйли Сиринә апа.

Каз өмәсендә иң күңеллесе - елгага яки чишмәгә барып, казларны юу мизгеле. Сиринә апалар да көянтәләргә казларны асып, елга буена төшкәннәр. Тулы картина өчен гармунчы гына җитмәгән.

Сугышлыда яшәүче Зөлфия апа Хәйруллиналар күптәннән үрдәкләр үстерәләр, үстермичә калганнары юк. 30 баш үрдәкне күптән түгел урнаштырганнар.

-    Каз-үрдәк үстерү чыгымлы эш. Икмәкне сатып алабыз. Үрдәкләргә бодай, фураж ашатабыз. Яныбызда су бар. Ходайга тапшырып, шунда үзләрен генә калдырабыз. Менә үсеп җиттеләр, урнаштырдык. Яртысы сатуга китә, яртысы үзебезгә, күчтәнәчкә, - ди Зөлфия апа.

Өмәдә беркем дә читтә басып тормаган.  “Тәмле-майлы, киләсе елга да күп булсын”, – дип, теләкләр тели-тели эшләгәннәр.

Язма тулырак "Заман сулышы" газетында булачак.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев