Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сырның сыйфатлысын сайлыйбыз

Росконтроль 3 популяр марканың йомшак сырларын кара исемлеккә керткән.


Йомшак сырны ипигә ягарга, аны ашка салырга, кушып салатлар ясарга була. Кайда гына куллансаң да, иң мөһиме - бу ризыкның сыйфатлы һәм куркынычсыз булуы.


Русия кибетләрендә никадәр сыйфатлы йомшак сыр сатуларын ачыклар өчен Росконтроль белгечләре 7 билгеле марка продукциясен тикшергән: «Карат», «Сыробогатов», «Город сыра», Hochland, «Лакомо», President һәм Viola.


«Карат», «Сыробогатов», «Город сыра»  сырларында 10-15% кына  сөт мае, аның урынына әлеге җитештерүчеләр терлек (сыер) маен кулланганнар. Ә ул арзанрак. Шулай булгач, продукция дә очсыз булырга тиеш тә бит. Моңардан тыш сөт маенда А һәм D витаминнары күбрәк. Сыер мае шулай ук тәм һәм ис буенча да сөт маеннан аерылып тора, бу проблеманы җитештерүчеләр җиңел генә тәмләткечләр(ароматизаторлар) ярдәмендә чишәләр.


Йомшак сыр стандарт буенча сөт маеннан торырга тиеш булганлыктан, югарыдагы 3 җитештерүче дә туп-туры кара исемлеккә юл алган.
Ә менә Hochland, «Лакомо», President и Valio сырлары табигый сөттән җитештерелгәннәр.


Консервантсыз 2 генә марка сыр -  President и Valio. Hochlandта консервантлар минималь дәрәҗәдә.
Бәхеткә, 7 йомшак сыр да тулысынча куркынычсыз дип табылган.
 


Автор: Г.Шаһиева.
Фото: Ачык чыганак.

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/kullanuchylar-pochmagy/syrny-kaysy-syyfatlyrak/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев