Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Табиб-нарколог Рөстәм Вәлиуллин: «Кеше тоташ өч көн 250шәр грамм хәмер эчә икән, бу инде «запой» белән эчү дип атала»

Запой» белән эчкән кешене гомерлеккә айнытып буламы? Аны үз белдеклегең белән – халык медицинасы ысуллары ярдәмендә дәваларга маташу нәрсәсе белән куркыныч?

 

Кырык елга якын эчкечелек юлына баскан кешеләр белән эшләүче тәҗрибәле табиб-нарколог Рөстәм Вәлиуллинга «запой» турындагы иң актуаль сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

– «Запой» – алкоголизм чагылышы, – ди белгеч. – Кеше тоташ өч көн дәвамында көн саен 250шәр грамм хәмер эчә икән,  бу инде «запой» белән эчү дип атала. Исерткеч эчемлекләр канга тәэсир итә. Башта ул аны сыекландыра. Аннары 5–6 сәгатьтән кан, киресенчә, куерырга тотына. Организм бу вакытта шушы канны сыеклата торган теге эчемлекне «сорый» башлый. Шул рәвешле озак та үтми – кеше кабат шешәгә үрелә.

– «Запой» белән эчкән кешенең организмында нинди үзгәрешләр бара?

– Баш салып эчкән кешене бу дөньяда берни кызыксындырмый. Аңа үзенең физик халәте генә мөһим. Гадәттә кеше беренче көнне теге яки бу сәбәп аркасында шешәгә  үрелә. Шул кайгыны икенче көнне дә юа ул. Бишенче-алтынчы көнгә инде кеше нәрсә өчен эчә башлаганын бөтенләй хәтерләми. Баштарак организм үзенә эләккән алкогольне үзлегеннән зарарсызландырып бара әле. Бу вакытта кеше дә үзен начар хис итми. Әмма хәмернең дозасы арта барган саен, организм да «бирешә» – кеше туктый алмыйча көннәр буе эчә башлый.

– Бераз айнып торган кешенең, якын арада «ычкынып», кабат эчә башлаячагын алдан фаразлап буламы?

–Эчкеченең якыннарыннан еш кына: «Запой»га китәр алдыннан аның тавыш интонациясенә кадәр үзгәрә», – дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Яңадан эчә башлар алдыннан кеше бик нык нервылана башлый. Организм кабат хәмер таләп итә.

– «Запой» белән эчкән кешене гомерлеккә айнытып буламы?

– Юк, мондый гарантияне беркем бирә алмый. Кешене «запой»дан чыгару, икенче төрле әйткәндә, алкоголь белән агуланган организмны чистарту ул. Моның өчен кан тамырлары аша организмга күптөрле сыекча-дару кертелә. Безгә мөрәҗәгать итүчеләр арасында бөтенләй өметсез эчкечеләр дә була. Аларны, нәрсә эшләсәң дә, айнытып булмаячак. Яман шешнең соңгы стадиясендәге кебек бу очракта да нәрсә дә булса эшләргә соң. Андый кешенең инде баш миеннән берни калмаган була. Миннән еш кына: «Сез үзегез исерткеч эчемлекләр кулланасызмы?» – дип сорыйлар. Кырык ел эшләү дәвамында аракы аркасында кешенең никадәр түбән дәрәҗәгә төшүен, психикасының ни дәрәҗәдә бозылып, акылга сыймаслык гамәлләр кылуын үз күзләрем белән күреп торам. Эчкечеләргә шуларның йөздән бер өлешен генә күрсәтсәң, алар икенче көнне үк эчүен ташлар иде.

«Запой»дан чыгып, айнып, тәүбәгә килгән кеше белән алга таба ничек яшәргә? Рөстәм Вәлиуллин элеккеге эчкеченең якыннарына түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга киңәш итә:

  •     Өегездә хәмернең эзе дә булмасын! Исерткеч эчемлекләргә бай корпоратив, бәйрәмнәр турында тәмләп сөйләшүдән тыелып торыгыз.
  •     Якын кешегезгә аның эчкән чакларын, аның ул вакыттагы кыланмышлары турында искә төшереп тормагыз.
  •     Өйдә тыныч кына яшисе килә торган рәхәт мохит тудырыгыз.
  •     Элеккеге эчкеченең буш бер генә минуты да булмаса хәерле. Йортыгызда ремонт башлыйсызмы, аңа башка эш кушасызмы – анысы сезнең эш. Иң мөһиме – аның элеккеге гадәтенә кире кайту өчен бернинди теләге дә, вакыты да булмасын!
  •      Бергәләп спорт белән шөгыльләнә башласагыз да комачауламас.

Тулысы белән Ватаным Татарстан укый аласыз.

 http://baltaci.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев