Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Таһир Шәмсуаровтан Әниләр көненә менә дигән күчтәнәч

Әнкәй безне көтә торгандыр Суык төндә безне уйлый-уйлый Җылы өйдә өшеп торгандыр. Тәрәз пәрдәләрен ачып куеп Кайталар дип көтә торгандыр! Тал бишектә яткан чакны эзләп Үткәннәрне искә аладыр. Изге затлар, соңгы сулышкача Уйларында бары баладыр! Кешелеккә дигән киемнәрен Көзгеләргә бакмый кигәндер. Ак яулыклы, ак күңелле әни Җир йөзендә бары бердәнбер....

Әнкәй безне көтә торгандыр

Суык төндә безне уйлый-уйлый

Җылы өйдә өшеп торгандыр.

Тәрәз пәрдәләрен ачып куеп

Кайталар дип көтә торгандыр!

Тал бишектә яткан чакны эзләп

Үткәннәрне искә аладыр.

Изге затлар, соңгы сулышкача

Уйларында бары баладыр!

Кешелеккә дигән киемнәрен

Көзгеләргә бакмый кигәндер.

Ак яулыклы, ак күңелле әни

Җир йөзендә бары бердәнбер.

Алты балаң-алты йөрәк парәң,

Бишенчесе идем мин аның.

Балам дигән шушы назлы сүзгә

Бар шатлыгы сыйган дөньяның.

Язлы-көзле гомер узган саен

Сагынулар били күңелне.

Әниле авылга кайтып керү

Әйтегезче, бәхет түгелме?!

Таң әтәче соңга калды диеп,

Беләм инде күптән торгандыр.

Капка төпләренә чыгып басып

Әнкәй безне көтә торгандыр!..

Таһир Шәмсуров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев