Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Танылган татар эстрадасы җырчыларының әниләре вафат

Аллаһы Тәгалә рухларын шат кылсын.

Татарстанның халык артисты ИлСафның әнисе -  Яңа Кәкерле авылында гомер кичерүче Рушания апа Сафина вафат булган.  Агымдагы елда аңа 85 яшь тулган иде, дип яза "Туган як" сайты.

Асаф Вәлиевның әнисе — бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Флёра апа вафат, дип хәбәр итә "Интертат".

«Бүген кайгылы хәбәр алдым. Безнең дустыбыз, Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев улының әнисе бакыйлыкка күчкән. Гаиләсенең, туганнарының олы кайгысын уртаклашабыз. Асаф дустым, Ходай үзеңә, гаиләңә, туганнарыңа олы сабырлык бирсен. Флера апа, урының оҗмахта булсын. Барлык әткәй-әнкәйләрнең урыны оҗмахта булсын, Ходаем! Бер-беребезне саклагыз», — дип яза Илсур Сафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев