Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ташкабактан тиз әзерләнә торган салат

Бу салатны ясагач та табынга бирергә була, ә инде әзрәк суыткычта торса, тагын да тәмлерәккә әйләнә.

 

Салат рецептын "Зәй офыклары" тәкъдим итә.

Салат ясар өчен 1 яшь ташкабак, 1 баш суган, 1 кишер, 2 тырнак сарымсак кирәк була. Ташкабак һәм кишерне кореяча кишер ясый торган угычта уыгыз яки вак нечкә соломкалап турагыз, суганны нечкә итеп турагыз.

Барысын бергә кушып, 2 тырнак сарымсакны ваклап салыгыз, тоз, шикәр комы, кара борыч, 0,5 чәй кашыгы 9 процентлы уксус, 2 кашык үсемлек мае өстәп болгатыгыз. Беразга суыткычка куеп торыгыз. Төне буе торса да ярый. Бизәп табынга бирегез.

Тәмле булсын.

 http://zainsk-rt.ru/news/ashygyz-tmle-bulsyn/tashkabaktan-tiz-zerln-torgan-salat

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X