Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ташлама һәм пособиеләр рәсмиләштерүне онлайнга күчерү вакытын атадылар

«Дәүләт хезмәтләре онлайн» проектының максаты – хакимият органнары күрсәтә торган хезмәтләрнең сыйфатын һәм уңайлылыгын арттыру, шулай ук гражданнар һәм оешмалар электрон рәвештә ала торган хезмәтләрнең санын киңәйтү.

 2024 елда белешмә, социаль ташлама һәм пособиеләр рәсмиләштерү буенча барлык хезмәтләр онлайн рәвештә күрсәтеләчәк. Вице-премьер Дмитрий Чернышенко Хөкүмәт тарафыннан расланган «Дәүләт хезмәтләре онлайн» стратегик инициативасын шәрехләп шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

Аның сүзләренчә, «Дәүләт хезмәтләре онлайн» проектының максаты – хакимият органнары күрсәтә торган хезмәтләрнең сыйфатын һәм уңайлылыгын арттыру, шулай ук гражданнар һәм оешмалар электрон рәвештә ала торган хезмәтләрнең санын киңәйтү.

«Без 2024 елга белешмәләр, түләүләр һәм пособиеләр рәсмиләштерү буенча барлык хезмәтләрне, шулай ук 200 массакүләм дәүләт хезмәтен дистанцион форматка күчерергә ниятлибез. Бу гражданнарга ташламалар һәм дәүләт хезмәтләре алуда тулы дәүләт гарантиясе бирәчәк. Дәүләт хезмәтләрен традицион форматта, ягъни шәхсән мөрәҗәгать итеп алырга күнеккән кешеләр өчен дә мондый мөмкинлек саклана», - дип искәртте Чернышенко.

Вице-премьер әйтүенчә, дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчергәч, гражданнарга дәүләт органнары бүлегенә килүнең кирәге калмаячак.

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев