Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ташламалы ипотеканы шәхси йорт сатып алу өчен дә кулланып булачак

Ташламалы ипотека шартлары хәзер шәхси йортлар сатып алу өчен дә гамәлдә булачак, дип хәбәр итте премьер-министр Михаил Мишустин.

Хөкүмәт утырышында ул Президент йөкләмәсе буенча торак сатып алу өчен преференцияләр программасы киңәйтелә, дип искәртте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Хәзер бу акчаларны шәхси йортлар сатып алуга тотарга мөмкин, программа узган ел кешеләргә һәм төзелеш тармагына ярдәм итү чараларының берсе буларак эшләтеп җибәрелгән иде. Ул безнең гражданнарда зур кызыксыну уятты, чөнки төзүчедән фатирны еллык җиде проценттан да артмаган ставка буенча сатып алу мөмкин булды. Ташламалы ипотека тагын бер елга озайтылды: ул 2022 елның 1 июленә кадәр гамәлдә», — диде Мишустин.

Карар шәхси йортлар сатып алу һәм төзү өчен 15 меңгә якын кредит бирергә мөмкинлек бирәчәк, ә займнарның гомуми суммасы 30 миллиард сумнан артып китәчәк.

Мишустин шундый ук шартлар индивидуаль торак төзелеше өлкәсендә дә гамәлдә булачак, дип өстәде.

https://tatar-inform.tatar/

Фото: pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X