Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татар җәмәгатьчелеге шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Зәкуановны соңгы юлга озатты

Бүген татар җәмәгатьчелеге шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Зәкуанов белән бәхилләште. Озакка сузылган каты авырудан соң гомере өзелүе турында хәбәр кичә килеп иреште.

 

Рөстәм Газизҗан улы туган ягы Азнакай районында җитәкче урыннарда эшләгән. Соңгы эш урыны Казанда “Таттелеком” ширкәтендә булган. 2009 елдан бирле анда матбугат хезмәте җитәкчесе вазифасында, компаниянең генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин белән берлектә мәдәни мирасны саклау юнәлешендә башкарган эшләре өчен, Г.Тукай премиясенә лаек булды. 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Мәрхүм белән хушлашырга туганнары, хезмәттәшләре, дуслар, шагыйрьләр, әдипләр килгән иде. Матәм чарасын Язучылар берлеге әгъзасы рәисе Данил Салихов алып барды. Ул аның, нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп, халык күңеленә үтәрлек итеп эшли белә торган кеше булуын әйтте.
“Туган якларында эшләүне, андагы колхозны, төзегән мәктәпләрен күз алдына китерсәгез дә, Казанда “Таттелеком” компаниясендә Лотфулла Нурисламович белән кулга кул тотынышып, тарихи һәйкәлләребезне кайтаруга зур өлешен әйтсәк тә, халкыбызны зурлап китеп барды диярлек. Шигъриятенә килсәк, халкыбыз күңелендә сакланырлык, гасырлардан гасырларга күчәрлек җырлар тудырып китеп барды”, - диде.


Р.Зәкуанов 2004 елда Татарстан Дәүләт Советы депутаты булып сайлангач, парламентта икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнә. Депутат Разил Вәлиев белән тыгыз хезмәттәшлектә булалар. “Дәүләт Советына эшкә килгәч, аптырап та калдык. Аның шикелле һәр законга, һәр кабул ителгән карарга шигырьгә караган кебек изге итеп каравы аптырата да, сөендерә дә иде”, - диде.

Рөстәм Зәкуан (Рөстәм Газизҗан улы Зәкуанов) 1957 елның 25 маенда Татарстанның Азнакай районы Үчәлле авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, туган авылында бер ел шофер булып эшли. 1975-1980 елларда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә белем ала, газеталарда дистәләгән очерк, зарисовкалары дөнья күрә, үзен ул журналист итеп таныта. 2001-2004 елларда - район һәм шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары. 2004 елда Татарстан Дәүләт Советы депутаты булып сайлана. 2009 елдан "Таттелеком" ширкәтендә эшли.
Рөстәм Зәкуановка 2017 елның 25 маенда 60 яшь тулган иде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/03/176323/


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев