Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татар телендәге элмә такталарда хаталарны табу бәйгесенең абсолют җиңүчесе - Лениногорскидан

ТР Дәүләт Советында элмә такталарда, топографик тамгаларда, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның татар телендәге аншлагларында хаталарны ачыклау бәйгесендә җиңүчеләр исемлеге билгеле булды.

 

Анда «Халык контроле» системасы «Атамаларда һәм язуларда хаталар» категориясендә үз белдерүләрен калдырган барлык республика халкы автомат рәвештә катнашты. Бәйге татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия  инициативасы белән узды.

Гомумән алганда, конкурс үткәрү чорында, ә ул бу елның 1 февралендә старт алды — күрсәтелгән категориядә 3 215 мөрәҗәгать бастырылган. Хәзерге вакытта 1 268 мөрәҗәгать буенча чаралар күрелгән, 727 гариза буенча эш алып барыла. Тагын 919  буенча эш планлаштырылган инде. Конкурста катнашучыларның географиясе республиканың 27 муниципаль районын колачлады.

Конкурс нәтиҗәләре буенча порталда иң күп гариза калдырган 10 җиңүче сайлап алынды. Алар барысы да кыйммәтле бүләкләр алды. Абсолют лидер булып Лениногорск районыннан МДУ магистранты Тәлгать Хөснетдинов танылды. Ул «Халык контроле» системасында 2000нән артык хәбәр  җибәргән.

- Күпме генә телләр белмик, ләкин туган тел бердәнбер булып кала, - диде җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан регионы белән идарә итү үзәгенең Проект офисы рәисе Сәрия Сабурская. - Бу безнең күпмилләтле республика өчен аеруча актуаль. Шуңа күрә без конкурс идеясен хупладык та. Барлык катнашучыларга  туган телгә мәхәббәтләре өчен рәхмәт белдерәм. Конкурс даими үткәрелергә тиеш дип саныйм".

Җиңүчеләрнең барысына да кыйммәтле кесә телефоннары тапшырылган.

фотолар: https://gossov.tatarstan.ru/pressa/photoreport/photoreport/720.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X