Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан депутатлары корал әйләнеше турында Дәүләт Думасына мөрәҗәгатьне кабул итте

ТР Дәүләт Советында «Корал турында» федераль законны катгыйландыру мәсьәләсе каралды.

Парламентарийлар корал сатып алуга рөхсәтне 18 яшьтән 21 яшькә кадәр арттырырга, шулай ук утлы озынча көпшәле һәм үз-үзенә зарядлы коралны бирү тәртибен катгыйландыруны тәкъдим итә.

«Корал турында» Федераль законның 13 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты нигезендә, утлы, газ, спорт, ау, сигнал коралын, РФ халыкларының милли костюмнары белән йөртү өчен каралган салкын коралларны алу хокукы 18 яшьтән 21 яшькә кадәр арттырыла.

Шул ук вакытта, бу таләпләр хәрби хезмәт узучы гражданнарга, шулай ук дәүләт хәрби оешмаларында хезмәт иткән һәм хәрби исемнәре яки юстициянең класслы чиннары булган гражданнарга кагылмый, дигән хокукый искәрмә бар.

Парламентарийлар Төньякта, Себердә һәм Ерак Көнчыгышта яшәүче аз санлы төп халык вәкилләренең корал белән эш итү үзенчәлекләрен дә исәпкә алган, чөнки алар өчен аучылык — ул яшәү рәвеше һәм төп керем чыганагы. Дәүләт Советы депутатлары РФ субъектларының закон чыгару (вәкиллекле) органнарына аерым очракларда гражданнарның корал сатып алуга хокук бирү яшен киметү хокукын бирә.

Татарстан парламентарийлары шулай ук шома озын көпшәле корал алу хокукын (үзен саклау максатыннан гына, үзе белән йөртү хокукыннан башка) элегрәк, ким дигәндә, биш ел револьвер, пистолет кебек корал йөрткән гражданнарга гына бирергә кирәк дип саный.

«Корал әйләнеше халык тормышы, сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Гражданнар коралы әйләнеше буенча чикләүләрне камилләштерү тәкъдим ителә. Корал әйләнешендә булган куркынычларны бетерү күздә тотыла», — диде депутат, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты әгъзасы Игорь Бикеев.

Комитет рәисе урынбасары Александр Чубаров сүзләренчә, хәзерге вакытта корал саклау һәм йөртү кагыйдәләрен бозу, исерек хәлдә утлы корал йөртү, коралның законсыз әйләнеше, сакланышы өчен административ штраф 500 сумнан 5 мең сумга кадәр. Хәзер бу штрафны 5 мең сум итеп билгеләү тәкъдим ителә. «Әгәр исерек кешедә корал табыла һәм ул медицина тикшерүе узудан баш тарта икән, коралы тартып алыначак», — диде.


Тулырак: https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X