Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан эшмәкәрләрен бушлай экспорт эшчәнлеген алып барырга өйрәтәчәкләр

Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды кече һәм урта бизнес субъектлары өчен «Россия экспорт үзәге» Экспорт мәктәбе программасы буенча укуга чакыра.

 


 


Белем бирү программасы экспортка сатарга яки бу юнәлештә сатуны арттырырга җыенучы кече һәм урта бизнес вәкилләренә, шулай ук тышкы икътисадый эшчәнлекне оештыру мәсьәләләрендә белем һәм компетенцияләр җитмәүне сизүче бизнес субъектларына юнәлдерелгән.

Курслар көндезге форматта уза. Укыту программасы модуль принцибы буенча төзелгән 11 семинардан тора. Белем бирү программасының теоретик өлеше экспорт эшчәнлеген гамәлгә ашыру буенча реаль бизнес-кейсларны хәл итү белән практик дәресләр белән ныгытылган.

Семинарны «Россия экспорт үзәге» Экспорт мәктәбе тренеры Эмиль Шенфельд үткәрәчәк.

Укуларда катнашу бушлай. Укулар Казанда, Петербургская урамы, 28нче йортта узачак.

Семинарда катнашу өчен регистрация узарга. Моның өчен https://exportedu.ru/events/2928 сылтамасы аша узарга. Регистрация узарга һәм укуларга заявка бирергә.

Парольне саклагыз, бу семинар узу турында сертификат алырга, башка чараларга язылырга һәм экспорт эшчәнлеге өлкәсендәге барлык вакыйгалардан хәбәрдар булырга мөмкинлек бирәчәк.

Тулырак мәгълүматны +7 917 888-28-82 (Альбина) телефоны буенча алырга мөмкин.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев