Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан илкүләм проектлар буенча төзелеш һәм ремонт эшләренә 11,5 млрд сум акча алды

Республика объектларын төзү, ремонтлау һәм төзекләндерүгә ведомствога 11,5 млрд. сум бүлеп бирелгән.

 

2021 елда Татарстанның төзелеш министрлыгы алты милли федераль программаны тормышка ашыруда катнаша: "Демография", "Торак һәм шәһәр мохите", "Экология", "Мәгариф", "Сәламәтлек саклау" һәм "Мәдәният". Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде.

"Быел 95 объект һәм 3,8 мең кв.метр авария хәлендәге торак капиталь ремонтлана, төзелә һәм төзекләндерелә. Милли проектлар кысаларында бу максатларга 11,5 млрд. сум бүлеп бирелгән", - диде Фролов.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, 2021 елда "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проекты буенча 3,3 млрд.сумга 65 объектта эшләр бара. Әлеге проект кысаларында "Стимул" программасы да тормышка ашырыла, ул эре төзүчеләр тарафыннан торак төзелешен активлаштыруга юнәлдерелгән. Аның буенча «Арт-Сити» торак комплексында, Казанның өч балалар бакчасында, "Лето" торак комплексы өчен ике тышкы инженер челтәрендә һәм «Светлая долина» торак комплексының чистарту корылмаларында эшләр финансланачак.

Милли проектлар Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин Указы буенча гамәлгә ашырыла.

Чыганак

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев