Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан халкы «Халык контроле»нә өч яңа категория буенча мөрәҗәгать итә ала

«Халык контроле» системасында «Каты коммуналь калдыклар» юнәлеше буенча өч яңа категория барлыкка килде.

 

«Хәзер халык территорияләрне төзекләндерү, Торак-коммуналь хуҗалыгы, сәламәтлек саклау һәм башкалар белән бәйле 64 категория буенча фикерләрен калдыра ала», — диелә хәбәрдә.

«Каты коммуналь калдыкларны чыгару» категориясендә республика халкы каты көнкүреш калдыклары тулып ашкан контейнерлар, аларны вакытында чыгармау яки каты көнкүреш калдыкларын чыгару графигы бозылу турында хәбәрләр урнаштыра алачак.

«Контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү» категориясендә контейнерлар булмау яки җитмәү, контейнер мәйданчыкларын булдыру яки җыештыру, чүп контейнерларының СанПин нормаларына туры килмәве һ. б. турында хәбәрләр кабул ителә.

«Каты коммуналь калдыкларны чыгару буенча хезмәтләр өчен түләү» категориясендә гражданнар калдыкларны чыгару хезмәте өчен түләү мәсьәләләре буенча гаризалар калдыра ала.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев